"ЯМАШ АВЫЛЫ" САЙТЫ обновление на 22.06.2010

Сабантуй

Татар халкында язгы эшләр белән  бәйле бәйрәмнәрнең иң күңеллесе - Сабантуй. Бу бәйрәм язгы сабан белән бәйләнгән. Сабантуй бәйрәме элек-электән барлыкка килгән бәйрәмнәрнең берсе. Сабантуйлар төрле җирдә төрлечә  уза. Безнең якларда бу бәйрәм аеруча да күңелле була.

       Элеккеге үрнәге.

Сабантуе һәрвакыттагыча яулык җыю белән башланып китә. Ул вакытта ярлырак вакытлар булганлыктан кем нәрсә бирә ала шуны бирә. Яулыкны авылның яшь егетләре җыя. Аларга авылдагы булган бөтен балалар да кушыла. Кызлардан егетләр яулык бик көтә. Йөргән кызлары инде исеме белән үк язып бирәләр. Кайбер кешеләр өйдә булмаса, ишекләрен бикләп чыгып китсәләр, аларның мунчалаларын яки идән юган чүперәкләрен алыпмы, шуның бүләге дип кычкырганнар.

Сабантуй урыны итеп авылның иң матур җирендә, тауда яисә инеш буенда уздырыла.

Сабантуй көнне кешеләр мәйданда бик күп булган.

Тальян гармун, җыр, бию, көрәш беркемне дә битараф калдыра алмаган.

Сабантуй иртәдән балалар көрәше белән башланып китә. Кырыйда, тышкы якта җыр, бию, ә эчке яакта инде катыктан акча эзләү кебек уеннар уйныйлар. Сабантуйның бер як мәйданында кыек һәм туры баганага менсәләр, икенче ягында капчык белән кузлада сугышу, уклау тарту уеннары уйныйлар. Көрәш туктап торган арада башта яш ир-егетләр, аннан соң олыраклар аркан тартыша, хәтта хатын кызлар да бу ярышта бик теләп узара тартышалар.

  Сабантуйның иң күңелле вакыты, ат чабыштыру мизгелләредә килеп җитә.

 Көрәш кызып дәвам иткән арада ир егетләр чиләкләр белән су китерү уенында ярышалар, авылның яше- карты чүлмәк вата, ир- егетләр көчләрен сынап гер күтәрә, хатын- кызлар мәйдан буйлап кашыкка йомырка куеп йөгерү дисеңме, капчык киеп йөгерү дисеңме, берседә калмый.

Сабантуй уеннары җыелган бүләкләр бирелеп беткәнче дәвам итә. Соңырак яшләр өчен кичке уеннар башлана. Сабантуй таңга кадәр дәвам итә.

Шулай итеп Сабантуйлары халыкның ул вакыттагы авыр тормышын бер көнгә генә булса да оныттыра, күңелләргә рухи азык бирә.

Мәгълүмәтне бирде: Мусина Фатыйма Хәмидуловна (туган елы 1940)

 

Хәзерге үрнәге:

Вакыт үтә торган саен тормыш та, бәйрәмнәр дә үзгәрә бара, тик шуңа да карамастан бүгенге көндә уздырыла торган Сабантуй бйрәмнәре аз-гына үзгәреш кичерсә дә үзенең асылын югалтмаган, аның төп өлешен, традицияне саклап эчтәлеген шул уеннар тәшкил итә.

       Сабантуй башланырга биш- алты көн кала авылның яшь егетләре җыелып яулык җыярга чыгалар, аларга кызыгып кечерәкләр дә кушыла. Яулык җыючы егетләр авылның бер башыннан килеп гармунга кушылып җырлыйлар, бииләр һәм өйләргә кереп бүләкләр җыялар. Гармун авазы, яшләр җыры бар авылга тарала. Авыл халкы алдан ук бүләкләрен әзерләп куя. Бүләк итеп яулык, читса, сөлге кебек әйберләр бирелә. Кайбер яшь, көрәшче егетләр ныгыр өчен йомырка эчәләр. Яшләр кешеләргә кереп бүләкләр алып чыккач аларны селкеп рәхмәт әйтәләр. Кайбер кешеләр бүләк биргәнче яшләрне гармун көйенә биетәләр. Шулай итеп бар кешегә дә кереп бүләкләр җыйгач Сабантуй мәйданына төшеп бүләкләрне урнаштыралар һәм өйләргә таралышалар.                         

     Менә зарыгып көтөп алган Сабантуй бәйрәме дә килеп җитә. Авылга шәһәрдән кунаклар, яшләр кайталар. Бар авыл халкы Сабантуй бәйрәменә әзерләнә.

 Сабантуй һәрвакыттагыча кечкенә балалар көрәшеннән башлана. Уйында катнашучыларга барсына да бүләкләр тапшырыла. Мәйданга халык җыела тора. Балалар көрәше тәмамланганнан соң яшләр көрәше башлана. Бу вакытта балалар кузлада капчык белән сугыша, кыек һәм туры  баганага менәләр. Мөгаен мәйданга җыелган халыкның берсе дә уеннарда катнашып бүләк алмыйча калмыйдыр. Өлкәнерәкләр катыкка керсә, чүлмәк ватса,  яшләр уклау тарта, кул көрәштерә, гер күтәрә.  Мәйдан уртасында уеннар һич кенә дә тынып тормый. Кемнәрдер аркан тартыша, кемнәрдер бии, җырлый.

Инде Сабантуйның ат чабыштыру мизгелләре дә килеп җитә. Барлык авыллардан килгән чабышчы атлар үзара ярышуын бар халык кызыгып карый.

Көрәш белән бергә капчыкта йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек уеннар дәвам итә.

Шулай итеп Сабантуй бәйрәме кичкә кадәр дәвам итә. Инде кояш батып караңгы төшсә дә халык аз гына да кимеми, барытик Сабантуй батыры билгеләнеп бәйрәм уеннары төгәлләнгәч кенә халык өйләргә таралыша, ә яшләр өчен бәйрәм дәвам итә.  

 
Главная
МӘКТӘБЕМ
Үзгәрешләр күзгә күренә
Күренешләр
АВЫЛЫМ ЧИШМӘЛӘРЕ
АВЫЛ ТАРИХЫ
Сабантуй
Новости
Персонал
Гостевая
Прайс-лист
Контактная информация
 
  • Моя Казань
  • Портал развлечений

  •  Copyright © yamachyamach-rst@rambler.ru 
  • MP3
  • Виртуальные открытки
  • Тотализатор
  • МНО
  • Хобби и увлечения
  • Мода