АВЫЛЫМ ЧИШМӘЛӘРЕАвылым чишмәләре.
Әрәмәлектә, тар ерганаклардан челтерәп агып чыгып, олы инешкә кушылган чишмәләр җыры, күктә сайраган җәйге кошлардай, күңел түрендә йоклап яткан хисләрнең нечкә кылларын тибрәтеп җибәрә, җанны, рухны сафландыра. Су алырга килгән борынгы әбиләребезнең җырларын, чиләк чылтырауларын ишеткән чишмәләргә якынлашкан саен шул моңнарны ишеткән кебек булам, аларның сылу гәүдәләре күз алдыма килә, үзем дә шул заманнар сукмагыннан атлыйм кебек. Юлларында очраган эреле-ваклы ташлар өстеннән сикергәләп, үзара серләшеп, үткәннәрен сөйлиләр, көйлиләр кебек миңа чишмәләр...
|
|