"ЯМАШ АВЫЛЫ" САЙТЫ обновление на 22.06.2010

"Ямаш авылы" тарихы

Ямаш авылы Татарстан Республикасының Балык бистәсе районында урнашкан. Район үзәгеннән 35 км., Казаннан 92 км. ераклыкта. Авыл аркылы Чошы(Суша) елгасы агып үтә, аңа Әче су инеше килеп кушыла. Кушылган урында ясалма буа булдырылган.

    Авылның көнчыгыш һәм көнбатыш якларында, 2-3 км. ераклыкта урман үсә.

    Ямашның кайчан барлыкка килүе турында ачык, төгәл мәгълүматлар юк. Кайбер галимнәр аның килеп чыгышын XVI-XVII гасырларда дисәләр, икенчеләре Казан ханлыгы чорына бәйлиләр (Ямашево(Ямаш), село в Рыбно-Слободском р-не, на р. Суша , в 30 км к с-в от с. Рыбная Слобода... Осн. в период Казанского ханства.), өченчеләре Алтын Урда заманына ук барып чыгалар (Фирдәвес Гарипова. Авыллар һәм калалар тарихыннан. К. 1999.). Ә авылның өлкән кешеләре әйтүенчә Ямаш авылына 450-500 еллар тирәсе.

     Нурулла Гариф үзенең 'Без кемнәрнең оныклары әле!?' (Казан. 2003 ел) китабында түбәндәге документны китерә: В деревне Ямяшево была одна мечеть при тритцети пяти дворах, которая сломана. Растоянием оная имелась от мечетей: от Челнинской в пятнатцети, от Кул(ь)кеевской - в трех верстах. В близости оной деревни руских и новокрещенских сел и деревень не имеетца. А по скаске той деревни жителей показано: оная мечеть построина до взятья царства Казанского. (Утыз биш йортлы Ямаш авылында бер мәчет бар иде, ул  җимертелде. Әлеге мәчет Чаллыдан (Мукшы Чаллысы - Н.Г.) унбиш чакрым, Күкидән өч чакрым ераклыкта урнашкан иде. Авылның якын тирәсендә урыс һәм яңа чукындырылган авыллар юк. Авыл кешеләре сөйләве буенча, әлеге мәчет Казан ханлыгы яулап алынганчы төзелгән.

     Бу чорда Ямаш авылы Казан губернасы Казан өязе Җөри даругасына кергән.

    Шушы чорда булса кирәк (бәлки соңрактыр) Ямашта 38 хатын-кыз, 40 ир-ат көчләп чукындырыла (Урахча чиркәве архивы). Ләкин алар яңадан ислам диненә кайтканнар.

    Авылның төньягында, елга буенда ташландык каберлек бар. Ул 15-20 сутый мәйдан били һәм монда каберләргә охшаган калкулыклар сакланган. Өлкәннәр сөйләве буенча бу урынга яңадан ислам диненә кайткан керәшен татарлары күмелгән. Кайчан ачылуы билгеле түгел. Шулай да әле XX гасыр башында да күрше Иванай һәм Казаклар Чаллысы авылларыннан Ямашка берничә гаилә күчкәнлеге турында мәгълүматлар бар (Н. Гариф. Без кемнәрнең оныклары әле!? 101, 156 бб.). Аларга карата Ямаш халкының мөнәсәбәте начар булмаса да, элек диннәрен алыштыручылар дип авыл зиратына мәетләрне күмдермиләр, башка урын бирәләр. Йорт салу урынын да авыл читеннән генә рөхсәт итәләр. Ямаш халкы алар белән малай өйләндермәгән, кыз бирмәгән. Ул урында урам барлыкка килә һәм хәзерге көнгә кадәр Җебанай(Иванай) урамы дип атала.

     'Ямаш' атамасының килеп чыгышы турында берничә риваять бар. Имештер, тау буенда ике хәерче чалбарларын ямап утыралар икән. Шул вакыт бер юлаучы болардан юл сораган. Тегеләр әллә ишетмәгәннәр, әллә аңламаганнар: 'Чалбар ямаш'- дип җавап биргәннәр.

    Бәлки бу урынга беренче килеп утырган кешенең исеме Ямаш булгандыр.

    Россия Дәүләт Архивында сакланучы документларның 1716-1719 елгыларына караганнарында Кибәк Ямашы (Кибяково Ямашево) исеме телгә алына. (Н. Гариф. Без кемнәрнең оныклары әле!? 161-162 бб.)

    Үзәк Дәүләт Архивыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1866 елны Санкт-Петербургта чыккан Казан губернасындагы авыллар исемлегендә күренгәнчә, 1859 елда Ямаш авылындагы 100 хуҗалыкта 304 ир-ат һәм 306 хатын-кыз исәпләнгән. Авылда бер мәчет булган. Бер хуҗалыкта уртача 7 кеше яшәгән.

    Лаеш Җир Идарәсенең техник агенты Воронов тарафыннан төзелгән исемлектән күренгәнчә, 1884 елда Ямаш авылында хуҗалык саны 149га җиткән. XX гасыр башына 200-205кә кадәр үскән.(Х. Әхәтов).

    Халык саны арту сәбәпле җир җитмәгән. Имана җире ир-атларга гына бирелгәнлектән, кыз баласы күп кешеләр җирсезлектән аерата җәфа чиккән. Бер хуҗалыкка уртача 10 дисәтинә җир туры килсә, аның 3-4 дисәтинәсе генә сөрүлек җирләр булган. Күп крестьяннар кыр эшләреннән соң, шахталарга, рудникларга, завод-фабрикаларга акча эшләргә чыгып киткәннәр. Аларның саны 20-25кә җиткән.  

   1861 елгы крестьян реформасыннан соң крестьяннарның катлауларга бүленү процессы көчәя. Нәтиҗәдә өч төркем барлыкка килә: бай хуҗалыклар (кулаклар), урта хәллеләр, ярлылар.

    Атсыз хуҗалыкларның да саны арта. Авыл кулаклары андыйларның имана җирләрен арендага алу юлы белән үзләренең имана җирләрен арттырганнар.

    Җир эшкәртү техникасы да бик түбән дәрәҗәдә булган. Җирне күбесенчә сука белән 10-12 см тирәнлектә генә сөргәннәр. Сабан бай хуҗалыкларда гына кулланылган. Җирне яхшылап эшкәртмәү һәм орлыкны нормадан ким чәчү сәбәпле, уңыш та түбән булган. Ул елларда дисәтинәдән 27-45 пот кына уңыш алынган.

    Уҗым ашлыгыннан арыш, ә сабан ашлыгыннан күбесенчә солы чәчкәннәр. Шулай ук бодай, арпа, борай, карабодай, ясмык, тары да игелгән.

    1863 елдан алып 1893 елга кадәр, 30 ел эчендә, Татарстан территориясендә 4 елда (1867, 1877, 1883, 1891) ашлык бөтенләй уңмаган һәм 7 елда (1864, 1865, 1868, 1870, 1873, 1880, 1887) бик начар булган. Хәлсез крестьян хуҗалыгына иген уңмау бик нык тәэсир иткән. Игеннәр тамырда килеш черегән. 1877 елгы ачлыктан соң, крестьяннарның күп өлеше хәерчегә калган.

     1889 елда 1685 дисәтинә сөрү җире һәм 336 дисәтинә болыны булган Ямаш хуҗалыгының уңышы әллә ни шатланырлык булмый. Чөнки чәчүлек җирнең өчтән бер өлеше  табигать шартлары аркасында зыян күрә. 1890 нчы елның 25 нче октяберендә авыл старостасы Мөхетдин Мостафин җитәкчелегендә үткәрелгән авыл җыенында 101  хуҗалыкка язгы чәчү өчен Земстводан ссуда алу мәсьләсе карала. Земство тарафыннан шушы елның 1декаберенә кадәр түләү шарты белән авыл крестьяннарына 565 пот карабодай бирелә. Ләкин киләсе 1991 ел тагын да авыррак була. Крестьяннар тәмам бөлеп бетәләр.

     Алпавытлар һәм кулаклар бу бәла-казаларны үзләренчә файдаланалар: бәяләрнең күтәрелүен һәм тагын да күбрәк табыш

алуны көтеп, үзләренең складларында яткан ашлыкны сатарга чыгармый торганнар.

     Земство тарафыннан Ямаш авылы крестьяннарына 299 пот кына арыш оны бирелсә, Лаеш алпавыты Яков Филиппович Максимов Ямаш авылы складыннан ярлы халыкка 741 пот арыш оны саткан. Ә Ямаш бае Кәрим Мөхәммәтрәхимовтан 343 пот солы сатып алына.

     Шулай итеп төп шөгыле игенчелек булган Ямаш авылы халкының тормышы шактый авыр булган.

   

    Авыл халкының башка шөгыль-һөнәрләренә килсәк, нинди дә булса һөнәр белүчеләр бармак белән генә санарлык.

    1796-1798 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда '...Лаеш өязенең Тегермәнлек, Ямаш, Казаклар, Балтач авыллары ат дугалары ясау белән танылганнар'.(История Татарской АССР., К. 1955.).

    Озак еллар Ямаш авылында укытучы булып эшләгән, актив җәмәгать эшлеклесе булган Ширияздан абый Шәрәфетдинов язып калдырган язмаларда мондый мәгълүматлар бар: '...Авыл халкының төп кәсебе - юкәдән чабата үрү һәм агач башмак ясау булган (сүз XIX г азагы - XX г башы турында бара - З.А.). Бура бурый белүче кешеләр: Нурмехәммәтов Шиһап, Нурмехәммәтов Гыйлаҗ, Газиев Кәрим, Дәминов Минсафа, Дәминов Нәбиулла, Хәйбуллин Хәйри, Латыйпов Хәйрулла абзыйлар. Арба-чана ясаучылар: Фәтхуллин Хәйрулла, Ибәтуллин Вәлиәхмәт, Галиев Нәбиулла, Вәлиев Ярулла, Галиев Хәлиулла абзыйлар булган. Болардан кала кешеләр балта тота белмәгәннәр.'

    Ясаган чабата-башмакларның бәясе 3-4 тиен булса, 1пот арыш онының бәясе 80 тиеннән 1 сумга кадәр торган. Күп крестьяннар шушы бәягә тегермәнче Иван Ивановичтан он алып гаиләләрен туйдырганнар. Элек татар авылларының күбесендә тегермәнчеләр һәм тимерчеләр урыс кешеләре булган.

    '200 хуҗалыктан торган Ямаш авылында 10-15 йорт кына зур, такта түбәле, калганнары кечкенә һәм салам белән ябылган, - дип яза Ширияздан ага. - Кайбер хуҗалыклар капкасыз. Күпчелегендә 'җил капка', абзар-кура читән белән генә әйләндереп алынган. Җир идәнле, карындык тәрәзәле тагын да кечерәк өйләр очрый. Берничә кешенең өе землянкадан гыйбарәт... Авылда хәлле, бай хуҗалыклардан Мәҗитов Камали, Хәйбуллин Нәбиулла, Насый бабай бар иде.'

    

    Үзенең истәлекләрендә Ширияздан абый җаннарны өшетерлек хәлләрне дә тасвирлый. Бу вакыйгаларда без авыл халкының наданлыгын, рухи ярлылыгын күрәбез. Билгеле, боларга ислам дине нигезләрен, шәригать законнарын дөрес аңламау да йогынты ясагандыр.

    'Ул заманда халыкны, бигрәк тә хатын-кызларны, дини законнар белән чамадан тыш җәберлиләр иде. 1912 елларда Галямиев Имамый абзый белән Әхмәтҗанова Мокаддисә абыстайны аулак җирдә сөйләшеп торуда гаепләп, кышкы салкын көндә, шәригать законын бозганнар дип, урамга алып чыгып, иске чиләкләр, иске комганнар, поднослар, чабаталар тагып, урам буйлап кыйный-кыйный йөрделәр. Ямаш авылында мондый фактлар бер генә булмады.'

 

    1917 елгы Октябрь революциясе авыл халкының да тормышын тамырдан үзгәртә. Бигрәк тә җир мәсьәләсе кискен тора. Авылда оешкан ярлылар комитеты хакимиятне үз кулына ала. Аның составында түбәндәге кешеләр була:

-        Биктаһиров Шәрәфи (рәисе)

-   Шәмсетдинов Зәки (урынбасары)

-        Нурмөхәммәтов Кәрим

-        Нурмөхәммәтов Хәбибулла

-        Нурмөхәммәтов Хәйрулла

-        Шиһапов Гариф

-        Исхаков Нуретдин

-        Ибениев Нотфулла

-        Гыйниятов Шәрифулла

Ярлылар комитеты рәисе Биктаһиров Шәрәфи җитәклегендә крестьяннар кырга чыгып җирне җан башыннан яңадан бүләләр. Көл авылы янындагы алпавыт җиренең бер өлеше кисеп алынып, Ямаш  крестьяннарына бүлеп бирелә. Шулай ук Күки авылында яшәүче кулак Хөснетдинов Сәләхинең ярлылардан арендага алган сөрүлек җирләре, болыннары кире үз хуҗаларына кайтарып бирелә. Әлбәттә бу эшләр кулакларның, хәллерәк крестьяннарның каты каршылыгын бастырып башкарыла. 1918- 1919 елларда, Гражданнар сугышының кызган чорында авылдагы сыйнфый көрәш тагын да катылана.

    1919 елда, Колчак һөҗүме вакытында, Ямаш авылыннан бер төркем крестьяннар Кама буендагы 'Төбе тавы'на барып хәрби ныгытмалар төзүдә катнашканнар. Анда югарыда телгә алынган ярлылар комитеты әгъзалары да булган.

 

    1921-1922 елгы ачлык та Ямаш авылын читләтеп үтми. Бик күп кеше ачлыктан үлә. Калган халык имән чикләвеге, элмә кайрысы, алабата һ.б. үләннәр ашап кына исән кала. Тоз булмаудан бигрәк тә җәфа чигәләр. Болар турында без Шәрәфетдинов Ширияздан абый истәлекләреннән укып беләбез. 'Ямаш халкы - дип дәвам итә Ширияздан абый, - иген уңмауны большевиклардан күрделәр. 1921 елда Дәүлиев Җиһангәрәй абзый каты авырып үлә. Аны большевик коммунист үлгән, аның өстенә яңгыр яумый дип, халык котырынып зияратка барып, аны казып алып, кәфенен ертып, каберенә 40 чиләк су салып, йөзтүбән каплап, үлгән кешене мәсхәрәләп күмделәр'.

    Ачлык кешеләрнең аңнарын томалый, үз эшләренә бәя бирә алмаслык дәрәҗәгә җиткерә. Түбәндәге фактларны да без Ширияздан абыйның истәлек дәфтәреннән укыйбыз:

   'Шул ук елны(1921) Җәмалиева Файзә апаны кызы белән икесен кәҗә бәрәне урлауда гаепләп, урам буйлап өстерәп йөреп, ерткычларча кыйнап үтерделәр.

    Шул ук елны Хафизов Сирай абыйны сарык урлауда гаепләп, урам буйлап, битенә сарык тиресе каплап кыйнап йөрделәр.

    Шул ук 1921 елны Хәйруллин Нигъмәтҗан абыйны ачлыктан тегермәнче Иван Ивановичтан бер пот он урлаган дип, кулын артка бәйләп, маңгаен камыт чөелдереге белән боргычлап, көн буена кояш күзендә баганага бәйләп тоттылар.

    Патша вакытында 'Тайная полиция' агенты булып йөргән Хәйбуллин Вәлине кыйнаган өчен, авыл кулаклары Сабитов Фатих абыйны кулын дилбегә белән бәйләп янгын сараенда көннәр буе тоттылар'.

   

    1921 елгы ачлык вакыйгаларын Галимҗан Ибраһимов 'Адәмнәр' хикәясендә, Мәҗит Гафури 'Кеше ашаучылар' поэмасында да сурәтләгәннәр. Ачлык елларның фаҗигасе, куркынычлылыгы аларда тулысы белән бирелгән.

    1922 елда ачлык чигенә башлый. Бөртеклеләрдән ярыйсы гына уңыш җыеп алына. 20 нче еллар  урталарында иген уңышы җыеп алу революциягә кадәрге дәрәҗәгә күтәрелә. НЭП (яңа игътисади сәясәт) елларында крестьянга күпмедер ирек бирелә һәм күпчелек крестьяннарның тормышы яхшыра.

    Әмма хәлләр тиздән үзгәрә. Совет хөкүмәте илне индустрияләштерү планын эшли. Аны томышка ашыру өчен гаять зур чыгымнар сорала. Промышленность товарлары бик аз чыгарылганга күрә, ул чорда акчаны бары тик чит илгә икмәк сату исәбенә генә табарга мөмкин була. Шуның өчен хөкүмәт үзенең төп игътибарын авылга туплый. Большевиклар, авыл халкыннан күбрәк һәм арзан хакка икмәк алу өчен иң кулай юл - күмәк хуҗалыклар (колхозлар) оештыру, дигән фикергә киләләр.

    1927 елда ВКП(б)ның XV сúездында коллективлаштыруга йөз тоту курсы игúлан ителә. 1929/30 елларда Ямаш авылында да күмәкләштерү эшләре башлана. Югарыдан тоташ күмәкләште-рергә дигән күрсәтмә бирелә.(ВКП(б) ҮК карары. 1930 ел 5 гыйнвар). Шуның белән бергә авылның хәлле кешеләренә каршы да эш җәелдерелә (ТАССР ҮБК һәм ХКС карары 'Кулакларны сыйныф буларак бетерү турында'. 1930 ел 16 февралü).

    Шушы карар нигезендә Ямаш авылында да берничә гаиләне читкә сөрәләр(Җамалиев Фәрзетдин, Хисмәтуллин Сиб(г)атулла, Насыйбуллин Шәрифулла, Камалиев Билал, Әхмәтов Әгúзам). Кайбер урта хәлле гаиләләрнең дә мөлкәтен конфискаöиялиләр (Нуретдинов Мөхетдин, Шәмәрдәнов Мәгúсүм).

    Ямаш авылында колхоз 1931 елда оеша. Колхозга иң беренче кергән кешеләр:Вәлиәхмәтов Фәзерахман(рәис), Вәлиәхмәтов Мәннан, Шәрәфетдинов Ширияздан, Шәрәфиев Гаяз, Шиһапов Гәрфетдин, Нурмөхәммәтов Кәрим, Хисамиев Фәсах, Хөснетдинов Касыйм, Таһиров Кыям, Ахунҗанов Нәдерша, Исхаков Нуретдин, Нәҗмиев Нәҗип, Галиуллин Галимулла һ.б.

    Колхозга 'Кызыл Татарстан' исеме бирелә.

 

Кулланылган материаллар

 

1.   Шәрәфетдинов Ширияздан абыйның истәлек язмалары.

2.   Н. Гариф. Без кемнәрнең оныклары әле!? Казан. 2003 ел.

3.   Р. Мөхәммәтшин. 'Безнең авыллар'. Авыл офыклары 1994 ел 16 ноябрü.

4.   Х. Әхәтов. 'Шактый авырлыклар күтәргәнсең Ямашым'. Авыл офыклары. 1999 ел 19 май.

 
Главная
МӘКТӘБЕМ
Үзгәрешләр күзгә күренә
Күренешләр
АВЫЛЫМ ЧИШМӘЛӘРЕ
АВЫЛ ТАРИХЫ
БАЛЫК БИСТӘСЕ РАЙОНЫ "ЯМАШ АВЫЛЫ"НЫҢ ТОПОНИМИКАСЫ
"Ямаш авылы" тарихы
Сабантуй
Новости
Персонал
Гостевая
Прайс-лист
Контактная информация
 
  • Моя Казань
  • Портал развлечений

  •  Copyright © yamachyamach-rst@rambler.ru 
  • Аукцион
  • Доска объявлений
  • Русское зарубежье
  • Музыка
  • Виртуальные открытки
  • Хобби и увлечения